Лермонтов догалары: татар тамырларының шагыйрь иҗатына тәэсире

21.07.2017 13:41 | Эшлекле мәҗлес Принтерга

«Любовь и голуби» фильмында төп рольдә уйнаган актер Александр Михайлов М.Ю.Лермонтовның “Дога” (“Молитва”) исемле шигырен укып, шуның  видеоязмасын дусты Исмәгыйль Шәңгәрәевкә җибәрә. Әлеге шигырь Исмәгыйль әфәндене шактый уйландырган, күрәсең. Ул нәсел тамырлары татарларга барып тоташкан М.Лермонтов иҗаты турындагы кайбер фикерләрен безнең белән дә уртаклашырга булды.
– Исмәгыйль әфәнде, теге юлы сез Коръәннең Пушкин иҗатына тәэсире турында сөйләгән идегез...
 
– Пушкинның рухи эзләнүләр эстафетасын, барыбызга да таныш “Шагыйрь үлеменә” исемле шигыре белән башлап, үзенең татар тамырларын искә алудан соң ислам диненең югары кануннарына игътибар юнәлткән шигырьләре белән, аның бөек замандашы Михаил Лермонтов дәвам итә. Димәк, Пушкин үлгәч тә рус шигъриятендә  Коръән мотивларына мөрәҗәгать итү тукталмый әле.  Бу эшне Исламның югары илаһи нигезләрен сурәтләү өчен яңа алымнар тапкан Лермонтов дәвам итә. Әлбәттә, ул чор әдәбиятында башка бик күп талантлы каләм ияләре дә була. Әмма мин Лермонтов белән янәшә куярлык әдипне тапмадым.
 
– Лермонтовның рухи эзләнүләрен төрлечә бәяләүчеләр бар. Дмитрий Мережковский да “Лермонтов һәрвакыт һәм һәркайда ялганлый” дигән бит әнә. Үзе турында ачы хакыйкатьне белмәсеннәр өчен ялганлый. Тик кешеләр барыбер Лермонтовта ниндидер үзгәлекне сизгән бит...
 
– Каты әйтелгән. Күзгә бәреп. Ләкин бу эпатаж кырыслык артында шагыйрь иҗатын тирән аңлау һәм, җәмгыятьтә кабул ителгән фикергә каршы килеп булса да, шагыйрь турында турысын әйтү теләге ята. Нәкъ Лермонтовча!
 
– Бу сүзләре белән Мережковский нәрсә әйтергә, Лермонтовның кайсы якларына күзебезне ачарга  теләгән соң?
 
– Рус әдәбияты белгече Михаил Синельников сүзләре белән җавап бирим әле: “Барысын да дөрес, туры итеп әйткәндә, православие турындагы иң тирән һәм күңелгә үтеп керә торган шигырьләрнең авторы өлешчә мөселман булуын танырга тиешбез”. “Ялганлый” дигәндә Мережковский менә шуны күздә тоткан. Ләкин бу медальнең бер ягы гына әле. Астыртын, яшерен булуының башка сәбәбе – тамырлары татар булудыр. Хәтерлисезме, Булгаков бу хакта ничек шәп әйткән: “Шундый нәрсәләр бар, иҗтимагый катлаулар арасындагы киртәләр дә, дәүләтләр арасындагы чикләр дә  алар янында көчсез булып кала. Кан мәсьәләсе – дөнья­дагы иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе ул”. Нәкъ менә кан мәсьәләсе Лермонтовны исламның югары рухи мәгънәләренә  мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә дә инде. Кан мәсьәләсен күтәргәндә мин Лермонтовны гына түгел, ә “Русьтан Россиягә кадәр” (от Руси к России) Рәсәй җәмәгатьчелеге формалашуының гомуми тенденциясен күздә тотам. Лев Гумилевның барыбызга да таныш китабы шулай атала. Ул анда “Татарлар – безнең күршедәге, янәшәдәге халык түгел, татарлар  алар бездә – безнең  каныбызда, тарихыбызда, телебездә, дөньяны тоюыбызда”, – дип бик төгәл әйткән.
 
– Димәк, Михаил Юрьевич та искәрмә түгел, ә киресенчә, шуның ачык бер мисалы?
 
– Мисалдан бигрәк, Россия дәүләтендә булырга мөмкин тенденция ул. Бу җәһәттән 350 ел дәвамында Казан, Әстерхан, Кырым һәм Касыйм ханлыклары һәм Кубань, Идел буе һ.б. җирләр белән идарә иткән данлыклы татарлар – Гәрәйләр нәселенең искиткеч зур ролен ассызык­лап китәргә кирәктер. Әнисе  Мария Михайловна Арсеньева ягыннан Лермонтовның да Шәңгәрәйләр нәселенә барып тоташуы билгеле. Шәңгәрәйләр нәселенә Лермонтовның гына түгел, Григорий Сковороданың да ата-бабалары булган Шаһин Иван Гәрәй, ягъни, Шәңгәрәй (Богдан Хмельницкий вакытындагы казак полковнигы) нигез салган булырга тиеш. Бу Лермонтовлар нәселендәге бердәнбер төрки тармак түгел әле. Документлар күрсәткәнчә, Шәңгәрәйнең әбисе Екатерина белән Михаил Лермонтовның әбисе Елизавета 1389 елда үзенең дружинасы белән Алтын Урдадан бөек князь Дмитрий Донской армиясенә  хезмәткә күчкән Аслан морза Чәләбәй нәселеннән чыккан икән. Болар барысы да Лермонтовның әнисе ягыннан иң данлыклы һәм абруйлы татарлар нәселенә барып тоташуын раслый.
 
– Кызык, ә ул үзе бу хакта белдеме икән соң?
 
– Әлбәттә, үзләренең гаилә герблары белән таныш булган теләсә кайсы дворян кебек, ул да бу хакта белергә тиеш иде. Мәгълүм ки, Арсеньевларның гербында нәселләрендә ислам тамырлары булуын дәлилли торган әйберләр – кисешкән ике хәнҗәр, ук, дага һәм ярымай ясалган. Моннан тыш, Лермонтов Мәскәүдә элеккеге Кырым ханнары Гәрәйләр белән (алар арасында – Розеновта тәрбияләнүче рус офицеры Бота Шамурзаев һәм югары класслы дәүләт чиновнигы, шагыйрь Айбулат-Розен) еш аралаша. Болар төгәл билгелеләре генә әле. Минем уйлавымча, Лермонтовның татар танышлары тагын да күбрәк булгандыр.
 
– Гәрәйләр нәселе тирәсендә аерым бер атмосфера барлыкка килүдә Пушкинның роле турында ишетү дә кызык булыр иде. Күзгә күренмәс җепләр бәйләсә дә, алар үзләре бер дә очрашмаган бит.
 
– Башта шунысын әйтик әле: яңа рус әдәбиятына Гәрәйләрне, “Бакчасарай фонтаны” поэмасында Кырым-Гәрәйне сурәтләп, Пушкин алып керә. Пушкинның Анна Гәрәйне яратуы турында шактый күп әйтелде инде. Бу фактны да Гәрәйләр нәселеннән булган Лермонтовны үзенең тормышын Анна белән бәйләргә теләгән Пушкин белән тоташтыра торган язмыш “җебе” итеп карарга буладыр. Хәер, Пушкин белән Лермонтов  язмышларының бәйләнеше турында сөйләгәндә, соңгы елларда әдәбият галимнәре  Владимир Казарин һәм Марина Новиковаларның җентекле эзләнүләре нәтиҗәсендә ачыкланган фактны искә алу урынлы. Ике шагыйрь Кавказда вакытларында, Пятигорскидан ерак түгел генә урнашкан Аджи авылында төп мөселман бәйрәмнәреннән саналган Ураза бәйрәмендә катнашкан.
 
– Төрле вакытларда инде, әлбәттә...
 
–  Чынлыкта бер үк вакытта булмаса да, иҗат киңлегендә алар рухи энергияләре белән бер ноктада очраша. Хәер, әйдәгез, болар турында җентекләбрәк сөйлик. 1825 елның җәендә Лермонтов Пятигорскида су эчеп дәвалана. Шунда мөселманнарның Ураза бәйрәмендә катнаша. Ә 5 ел элек, 1820 елның 3 июлендә Пушкинның да Раевскийлар белән шул ук авылда булуы, Ураза бәйрәмендә кунак буларак катнашуы билгеле. Мондый фактларны анализлаганда тышкы шартлардан бигрәк, бөек шагыйрьләрнең иҗатындагы югары рухи башлангычны аңлау мөһимрәк. Мин бөек дигәнне ассызыклап, бу сүзгә “Аллаһ тарафыннан билгеләнгән” дигән мәгънә саласым килә. Иҗади эзләнүләреннән чыгып, бу вакыйганың төбенәрәк төшеп карасак, алар бер үк мөселман бәйрәмендә генә катнашып калмыйча, үзләренең күзаллауларын киңәйтерлек, илһам бирерлек тарихи-мәдәни чараның кунаклары булган дияр идем. Мин бер дә курыкмыйча, алар турында мөселманнар арасында булып, башка кунаклардан аермалы буларак, үзләре өчен ислам мәдәниятен, ислам гореф-гадәтләрен ачканнар  дия алам. Әлеге сүзләр гади фаразлау гына түгел. Пушкинның “Бакчасарай фонтаны”, Лермонтовның  “Измаил бәй” поэмаларындагы Ураза бәйрәме  тәэсирләре нәкъ шул хакта сөйли бит.
 
– Сез хәзер бу бәйрәмнәрдә ике шагыйрьне дә сокландырган уртак әйберләр турында сөйлисез. Аермалары да  бармы?
 
– Әйе, һәм бу аермалар безнең сөйләшүдә принципиаль мәгънә ала. Пушкиннан аермалы буларак, Лермонтов мөселман тематикасы белән генә түгел, ә татар теле, татар халкының җырлары, шигырьләре белән дә  кызыксынган. Инде әйтүемчә, Лермонтов Ураза бәйрәмендә Пушкинга караганда 5 елга соңрак була. Әдәбият тарихы белгечләре, Лермонтов иҗатын өйрәнүчеләр шагыйрьнең яшүсмер вакытында феноменаль хәтергә ия  булуы турында күп язды. Аджи авылындагы Ураза бәйрәменә килгәндә дә, ул анда нинди догалар укылуын, ярышларның ничек үтүен һ.б. барысын да  энәсеннән җебенә кадәр истә калдырган. Өч кыллы сазда уйнап җырлау­чыны тыңлап аеруча тәэсирләнгән яшь Лермонтов.
 
– Монда Лермонтов Пушкиннан да “уздырып”, бәйрәм тәэсирләрен  көчәйтеп, игътибарны үзе шигырь чыгарып җырлаучыга юнәлтүе белән дә истә кала. Бу шул еллар турында тагын бер мөһим мәгълүмат һәм ул Лермонтовка гына “ачылган”.
 
– Шунысын да искәртик, Лермонтов әсәрендәге “ашик” – ул шигырь чыгаручы һәм аларны үзе көйләп җырлаучы. Аның җырларында татар халкының рухи көче, куәте чагылган. Ул көнне – 1825 елның 15 июлендә Лермонтов алдында чыгыш ясаучы егетнең Солтан Кәрим Гәрәй булуы билгеле. Солтан Гәрәй образының Лермонтовның көнчыгышны, аның мәдәниятен һәм динен кабул итүенә йогынтысы хакында махсус эзләнүләрнең булмавына гаҗәпләнергә генә кала. Ул вакытта авылда яшь шагыйрь таң калып искиткеч матур җыр тыңлый. Һичшиксез, кемдер шагыйрьгә әлеге җырның ни турында икәнлеген аңлатып биргән булса кирәк, чөнки 1832 елда шуларның берсен ул, Ураза бәйрәмен бик матур тасвирлаганнан соң, үзенең  “Измаил бәй” поэмасына да кертеп җибәрә. Солтан Гәрәй образы бу поэмада исламның рухи идеалларын хөрмәт иткән һәм чын-чынлап та халык җырчысы булып күз алдына килеп баса. Әйтергә кирәк, Пушкин да, Лермонтов та “Бакчасарай фонтаны” һәм “Измаил бәй” поэмаларында Гәрәйләр династиясенең ике вәкиле турында сүз алып бара. Пушкинда – Кырым белән идарә иткән Гәрәй булса, ә Лермонтовта – җырчы Солтан  Кәрим Гәрәй образы. Соңгысы аеруча мөһим, чөнки Лермонтов та  үзенең данлыклы хакимнәре белән генә түгел, шагыйрьләре белән дә танылган Гәрәйләр нәселенә мөнәсәбәтле.
 
– Ә Лермонтовның үз тамырларына тартылуы аеруча нәрсәдә чагыла? “Кан тартуы”, бернинди шик-шөбһәсез кайсы вакытта ачыла?
 
– “Кан мәсьәләсе” кире кагып булмаслык дәлилләр китерә, җаваплар бирә алуы белән мөһим дә ул. Лермонтов җыентыгының 4 томында, 113 биттә болай язылган: “Татар телен өйрәнә башладым. Мондагы һәм, гомумән, Азиядәге тел Европада француз теле дәрәҗәсендә мөһим...” Бу Лермонтов кулы белән язылган хаттан өзек. Шагыйрь татар тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә генә түгел, ә аның тамырына – теленә дә мөрәҗәгать итә. Һәм бу коры теләк булып кына да калмый, шагыйрь төрки сүзләрне Печорин (аның герое шулай ук татарча сөйләшергә өйрәнә) һәм «Герой нашего времени» романындагы Максим Максимович сөйләмендә куллана.
 
– Сез рус әдәбияты белгече Михаил Синельниковның “Лермонтов өлешчә мөселман булган” дигән сүзләрен искә алдыгыз. Бу хакта үзегезнең фикерне дә беләсе килә.
 
– Кызганыч, рус әдәбияты классиклары тормышында ислам диненең роле турында иң кызыксынучан тикшеренүчеләр дә йә бу хакта әйтмәскә тырыша, йә тирәнгә кереп нәтиҗәләр ясамый. Ә Синельников бу гади булмаган сорауга җавап бирер­гә җөрьәт иткән. Үзем исә, мөселман һәм данлыклы Гәрәйләр нәселе  вәкиле буларак болай әйтер идем: өлешчә генә мөселман булып булмый. Рухи ориентирны күңел, җан сайлый.
 
Лермонтовның үзенең көнчыгыш тамыр­ларына тартылган шагыйрь булуы  беркемдә дә шик тудырмый. Танылган нашир Андрей Краевский белән сөйләшкәндә “Мин Азия халкыннан бик күп нәрсәгә өйрәндем һәм минем әле азиялеләрнең катлаулы, үзләренә дә бик аңлашылып бетмәгән дөньяга карашларын аңлыйсым килде. Тик ышан миңа, Көнчыгыш ул – бай ачышлар урыны”, дигән ул.
 
– Фикер сөрешенә карасак, бу сүзләрне европалы әйтә кебек... 
 
– Бу ялган тәэсир. Россия империя­сендәге барлык халыкларның аңына Евразия “орлыклары” салынган дигән хакыйкатьне кабул итәргә кирәк. Ике башлы бөркеткә дә игътибар итик әле, ул бит Европага да, Азиягә дә бертигез дәрәҗәдә карый. Шул ук вакытта, Европа культуралы һәм үзе язганча “рус җанлы” булган Лермонтов та Коръәнгә барып тоташа торган Азия дөньясына мөкиббән китмичә яши алмаган, әлбәттә. Аның иҗатында европалыларга хас романтизм, декабристлык, сәяси прогресс идеяләре зур урын ала. Ә Азия үзенчәлекләре исә татар тамырларына, татар теленә тартылуында һәм поэтикасындагы мөселман мотивларында чагыла. “Лермонтов өлешчә мөселман булганмы икән?” дигән сорау гомумән куелырга тиеш түгел, минемчә. Безгә башкасы – тынгысыз шагыйрь җанының ничек Коръән сүрәләренә  тартылуы һәм аның Исламның асыл мәгънәләрен, Коръән идеяләрен яктырткан үлемсез әсәрләренең ничек, ни рәвешле тууын белү мөһимрәк. Башта Лермонтов эзләнүләренең төп векторын билгелик: “Күңелем белән Көнчыгышка тартылсам да, мин пәйгамбәр түгел – дин, иман  эзләмим...”.
 
– Бу сүзләрдә Лермонтовның тынгысыз рухы чагыла. Сез моны шагыйрьнең рухи эзләнүләрен аңлау өчен төп фраза дип уйлыйсызмы?
 
– Әлбәттә. “Сашка” поэмасындагы бу сүзләре белән Лермонтов безгә иҗатының борылыш чорындагы (1835-1836) күңел дөньясын ачып бирә кебек. Романтизм чикләренә сыймый башлаган шагыйрь нәкъ шул елларда “Күңелем белән Көнчыгышка тартылам”, дигән бит. Һәм, чынлап та, татар телен өйрәнгән, бөтен барлыгы белән исламның рухи мәгънәләрен аңларга тырышкан.
 
– Шунда ул Пушкинның “Коръән аятьләренә охшатулар”ын кабатлыймы?
 
– Юк, алай дип әйтмәс идем. Мин монда кабатлану, мәгънәләрнең тышкы охшашлыгын түгел, ә Коръәннең аңлатып бетереп булмас тирәнлеген һәм кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерә алырлык илаһи көчен аңларга, ачарга тырышу омтылышын күрәм. Аның җитлеккән шигырьләрендәге туган ягына кайту уе белән янып, Аллаһка ялварган юлчыга гына карыйк:
 
Но сердца тихого моленье
Да отнесут твои скалы   
В надзвездный край, в твое владенье,
К престолу вечному Аллы.
 
Һичшиксез, Лермонтовның Аллаһка якынаюы татар мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре  аша була. Хәтта шагыйрьнең сөргене дә аңа Көнчыгышны “ача” торган юл булып чыга бит. Ул анда рәхәтләнеп, бөтен барлыгы белән ислам энергиясенә чума:
 
И вижу я неподалеку
У речки, следуя Пророку,
Мирной татарин свой намаз
Творит, не подымая глаз;
А вот кружком сидят другие.
Люблю я цвет их желтых лиц,
Подобный цвету ноговиц,
Их шапки, рукава худые,
Их темный и лукавый взор
И их гортанный разговор.
 
Менә шунда, Көнчыгыш рухы сеңгән җирлектә ислам рухияте белән кызыксыну барлыкка килә. “Көнчыгыш күге мине Пәйгамбәрләренең дөньясына якынайтты бугай”, ди үзе дә.
 
– Аның “охшату”ларына Коръәннең кайсы тәрҗемәләре нигез булды икән?
 
– Коръән укып тәэсирләнгәннән соң язылган шигырьләрен “охшатулар” дип бик дөрес әйттегез.  Һәм менә ни өчен. Үзенең данлыклы “Коръән аятьләренә охшатулар”ында Пушкин изге чыганакның бер сүзеннән дә тайпылмаска тырышса, Лермонтов исә, текст белән иркенрәк эш итеп, Коръәннең рухи мәгънәләрен үзе аша үткәреп яза. Ул бу икәүнең әсәрен чагыштырганда да ачык күренә: Пушкинның иҗат җимеше тәрҗемәгә якын булса, Лермонтовта импровизация сизелә. Лермонтов Коръәннең гарәп теленнән 1647 елда Андрэ дю Рие тарафыннан француз теленә тәрҗемә ителгән данлыклы басмасын укыган булыр­га мөмкин. Кайбер моментлары буенча төрки телләр нигезен өйрәтүче укытучысы, танылган әзәрбәйҗан  мәгърифәтчесе Мирза Фатали Ахундов белән  дә киңәшкәндер дип уйлыйм.
 
–  Сез Коръәндәге конкрет сүрәләргә импровизацияне күздә тотасызмы?
 
– Әйе, һәм алар аз да түгел. Аеруча үзенчәлеклеләренә генә тукталырмын. Мәсәлән,  52 нче “Тау” һәм 91 нче “Кояш” сүрәләрендәге мәгънәләргә импровизация Лермонтовның түбәндәге юлларында күренә:
 
Клянусь я первым днем творенья,
Клянусь его последним днем,
Клянусь позором преступленья
И вечной правды торжеством.
Клянусь паденья горькой мукой,
Победы краткою мечтой;
Клянусь свиданием с тобой
И вновь грозящею разлукой.
 
Танылган “Ант”ы югары риторикасы һәм эчке көче белән Коръәндәге 72 нче “Җен” сүрәсе белән дә аваздаш.
 
Беренче дүрт юлы гүя Пушкинның “Охшатулар”ыннан. Ләкин алга таба Лермонтовның иҗатында Аллаһка омтылу, тартылу шундый көчле чагыла ки, аны башкалар белән чагыштырып та булмас иде:
 
Хочу я с небом примириться,
Хочу любить, хочу молиться,
Хочу я веровать добру.
Слезой раскаянья сотру
Я на челе, тебя достойном,
Следы небесного огня –
И мир в неведенье спокойном
Пусть доцветает без меня!
 
Мөхәммәд пәйгамбәр Лермонтов өчен гаделлек һәм шәфкатьлелек идеалына әверелә. Шагыйрь Мөхәммәдне бөек һәм изге дип атый, Аллаһ сайлаган пәйгамбәрнең сыйфатларын саный:
 
Того, кто презирал людей и рок,
Кто смертию играл так своенравно,
Лишь ты низвергнуть смел, святой пророк!
«Стансы к Д***» шигырендә исә әдип Мөхәммәдкә бәйле һәрнәрсәнең бәһасез икәнлеген җиткерергә тырыша: 
Так за ничтожный талисман,
От гроба Магомета взятый,
Факиру дайте жемчуг, злато
И все богатства чуждых стран – 
Закону строгому послушный,
Он их отвергнет равнодушно!
 
Лермонтов поэзиясендә пәйгамбәр образы ул ислам тарихына яңа караш кына да түгел бит әле. Аның үзенчәлекле интерпретацияләренә әле бүгенге көндә дә гаять актуаль булган тирән мәгънәләр салынган. Башкалардан аермалы буларак, Лермонтов дини һәм сәяси максатларны бутап пәйгамбәребез кушканны үтәмәүчеләргә җәза темасын да бик уңышлы һәм ачык яктырткан.
 
«Аул Бастунджи» поэмасында , мәсәлән, ул кабул ителмәслек гөнаһлар да булуын искәртә:
 
Когда придет, покинув выси гор,
Его душа к обещанному раю,
Пускай пророк свой отворотит взор
И грозно молвит: «Я тебя не знаю!»
Тогда, поняв язвительный укор,
Воскликнет он: «Прости мне! умоляю!..»
И снова скажет грешнику пророк:
«Ты был жесток – и я с тобой жесток!»
 
– Коръән кушкан югары кыйммәтләргә каршы килгән мөселман кешесен Аллаһ каршында хәтта Мөхәммәд пәйгамбәр дә  яклый алмый дигән фикерне Лермонтов образлы итеп, бик матур сурәтли алган бит.
 
– Аллаһ кодрәте белән язмышына һәм рухи “ачылыш”ына тәэсир итәрлек вакыйгалар үзәгендә кайнавы Лермонтовны Евразия киңлегендә мәдәниятләр, цивилизацияләр диалогына күпер салучылар рәтенә куя. Рус мәдәниятенең үзәгендә кайнавына карамастан, ул Китаб Коркуд, Манас, Әхмәт Ясәви, Алишер Нәваи, Мәхтүмкули, Абай, Мохтар Ауэзов, Чыңгыз Айтматов һ.б. акыл ияләре кебек мөселман Көнчыгышындагы халыкларга да бик якын була.
 
– Без сүзебезне Мережковскийның Лермонтовның  үзенчәлекле булуы турындагы сүзләреннән башлаган идек. Сөйләшү барышында моңа ислам дине йогынтысы булуына  инандык. Ә шулай да, Лермонтов тормышында Ислам ни дәрәҗәдә булган икән соң?
 
– Бу сорауга Лермонтов үзе җавап бирсен әле:
 
Не обвиняй меня, Всесильный, 
И не карай меня, молю, 
За то, что мрак земли могильный 
С ее страстями я люблю; 
За то, что редко в душу входит 
Живых речей Твоих струя, 
За то, что в заблужденье бродит 
Мой ум далеко от Тебя; 
За то, что лава вдохновенья 
Клокочет на груди моей; 
За то, что дикие волненья 
Мрачат стекло моих очей; 
За то, что мир земной мне тесен, 
К Тебе ж проникнуть я боюсь, 
И часто звуком грешных песен 
Я, Боже, не тебе молюсь. 
Но угаси сей чудный пламень, 
Всесожигающий костер, 
Преобрати мне сердце в камень, 
Останови голодный взор; 
От страшной жажды песнопенья 
Пускай, Творец, освобожусь, 
Тогда на тесный путь спасенья 
К Тебе я снова обращусь.
 
Һичшиксез, Лермонтов Аллаһ юлында булган. Бик яшьли дә китә бит үзе. Кем белә, Мартынов пулясы тимәгән булса, “Коръәнгә охшатулар”ның ниндиләре генә дөнья күрмәгән булыр иде әле...
 

 
Фәлсәфә фәннәре кандидаты, журналист,  «Что? Где? Когда?» тапшыруының герое Нургали ЛАТЫЙПОВ белән җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге «ДАН» компанияләре төркеменең президенты Исмәгыйль ШӘҢГӘРӘЕВ әңгәмәсе.
 
Тәрҗемәче Эльвира САФИНА.
“Реальное время” газетасыннан.
 
 
.«Лермонтов почта станциясендә». П. Кончаловский, 1941-1946.
 
.«Лермонтов Кавказда». Д.Федоров, 2000.
 
.«Солтан Кәрим Гәрәй». Билгесез рәссам. 
 
.Мцхета янында Хәрби-грузин юлы (Саклядан Кавказ күренеше). М.Лермонтов эше. 1837 ел.
 
 


Эльвира Сафина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту