Нури АРСЛАН: Без батырган саен калыккан…

21.09.2017 13:30 | Шигърият Принтерга

АТЛАНТИДА
 
Атлантида булды микән чынлап? 
Тынгы бирми сорау һич кенә: 
Әллә кайдан, ерак-ераклардан 
Һәлакәтле бер моң ишетелә.
 
Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга, 
Тау дулкыннар күккә ашканнар: 
Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне, 
Һәйкәлләрне сулар басканнар.
 
Океан упкан кебек Атлант җирен, 
Дәүләтләрне монда җир упкан: 
Дәшти Кыпчак, Болгар, Алтын Урда... 
Бер-берсенең тамрын корыткан.
 
Ничә тапкыр килгән монда яулар, 
Кичергәннәр илне кылычтан... 
Калдыгын да көлгә дүндерергә 
Миссионерлар күпме тырышкан.
 
Сәхифәләр тузган, юкка чыккан... 
Ә без менә, без - бар, булганбыз! 
Фал ачабыз ләкин, баш ватабыз: 
Әллә кыпчак, әллә болгар без?
 
Кем булгандыр бабам? Кыпчакмы ул, 
Болгармы ул? Нинди аерма?! 
Татар дигән исем йөртәбез без –
Татар каны ага тамырда!
 
Атлантида! Атлантида баткан!
Эз калмаган бөек халыктан...
Ә без менә, без - бар, эз бар җирдә -
Без батырган саен калыккан.
 
Атлантида язмышы юк безгә, 
Оныкларның ачык бабасы: 
- Нәселең кем? - дип сорасалар әгәр, 
Әйтерләр: - Без - татар баласы!
 
Татарстан дигән ватаным бар, 
Татар дигән халкым бар минем. 
Узганнардан түгел, мин халкыма 
Киләчәктән урын барлыймын.
 
 
АЛИҺӘ
 
Ак мендәргә башын куеп яткан, 
Ә гәүдәсе ярым ялангач... 
Матурлыгын кая яшерсен ул, 
Чын алиһә булып яралгач?!
 
Әйтерсең лә Мелос Венерасын 
Кемдер куйган шулай яткырып, 
Тәрәзәдән төшкән ай нурында 
Үзе балкый айдай яктырып.
 
Җан өргәннәр кемнәр бу һәйкәлгә, 
Ак мәрмәрдән коеп тәннәрен?! –
Мөмкин түгел мондый гали затка 
Әверелүе гади бәндәнең!
 
Бу - алиһә ята минем алда! 
Бу - чын сәнгать, иҗат тудырган. 
Мин - хыялый рәссам, үз бәхтенә 
Гарык булып, алҗып утырган...
 
Шулай гына карап утыру да 
Нинди бәхет, нинди тантана! 
Сөям генәме соң мин бу җанны? 
Юк! Гыйбадәт кылам мин аңа!
 
Ай нурында айдай балкып ята 
Ак алиһә ап-ак мендәрдә... 
Юк, уятмыйм әле, - аның урыны 
Гаршемдәге изге мөнбәрдә.
 
ГОМЕР ТУРЫНДА
 
Шагыйрь гомере кыска була, диләр, 
Әйбәт кеше, диләр, гомерсез. 
Әйтсәм әйтим, моны минем яшьтә 
Ишетүе шактый күңелсез.
 
Хәер, әгәр чынлап шулай булса –
Үлгән булыр идем мин күптән. 
Кургаш тәнем җиргә тарта мине, 
Ә шигърият - төшерми күктән!
 
Бөек Сәгъди йөздән артык торган, -
Мең ел инде - яши һаман да: 
Тел тидереп кара, күп яши дип, -
Замандаш ул һәрбер заманга!
 
Яхшылыкка түгел - озаклады 
Дип әйткәннәр әйтер, ни чара?! 
Тик Сәгъдиләр яшен яшәтмичә 
Ясамый тор, үлем, ишарә.
 
 
ШАГЫЙРЬ ҺӘМ ПАТША
 
Мәйдан тотып һинд солтанын җиңгән, -
Ия булган таҗга, дәүләткә. 
Аерылганга газиз туган җирдән 
Шагыйрь гомере үткән хәсрәттә...
 
Тәхетне ул бәхет санамаган. 
Гел сызлаган күңел ярасы: 
Шуңа күрә мирас булып калган 
Газәлләре, «Бабырнамә»се.
 
Бабыр патша - узган дәвер генә, - 
Тәхетләрдән эзләр калмаган... 
Бабыр шагыйрь безнең белән бергә, 
Аны тузан каплый алмаган!
 
 
СӘЙФ САРАИНЫ УКЫГАЧ
 
Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли, 
Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли.
                                              Сәйф Сараи
 
Гөлдерсеннең Сөһәйл тирәсендә 
Әйләнүен тиңләп Җиргә, ул 
«Җир әйләнә Кояш тирәсендә!» 
Дигән серне әйтеп биргән ул 
Коперниктан йөз илле ел элек.
 
Шәрыкта бу, димәк, күптәннән 
Ачык булган. Сараи тик аны 
Шигъри чара итеп үткәргән.
 
Мөмкинме шик тоту Коперникка, -
Тел тидерү аның кебеккә! 
Тик гыйбрәтле шунысы: кайчак серләр 
Соң ачыла, элек белеп тә...
 
 
КАЙЧАН?
 
Гомәр Хәйям яшенә килеп җиттең, 
Ул Мәккәгә киткән бу яшьтә, -
Синең Мәккәң дә юк, китәр идең, 
Хәер, Кәгъбә тәваф иткәч тә.
 
Ярлыкарлык түгел ялгышларың –
Гөнаһларың ашкан башыңнан! 
Бигрәк көйсез булды язмышларың, 
Бар микән бер күгең ачылган?!
 
Нинди көчләр болай каһәрлидер: 
Һәр эшемнән һәрдәм нәразый... 
Кайчан, күңелем, рәткә керерсең бер, 
Үзең бабай, үзең нарасый!..
 
 
БӨЕК СӘЙЯХ
 
Ниләр генә борчымый бу җанны, 
Нинди уйлар килми бу башка?! 
Хыялланам бер дә сыймаганны 
Сыйдырырдай булып колачка.
 
Төн. Мин йоклый алмыйм. 
Җиргә күктән 
Хикмәт яусын, диеп, нур булып, 
Кешеләргә вакыт инде күптән, 
Йөрмәсеннәр, диеп, хур булып;
 
Күңелләре изгелеккә тулып, 
Камилләшсен өчен һәр эштә –
Матдәлектән кеше мәгънә булып 
Күтәрелсен өчен гарешкә!
 
Күпме язган Әбүгалисина, 
Күпме йоткан юллар тузанын!.. 
Якты гомер теләп, бәндә, сиңа, 
Сизми калган гомере узганын...
 
Солтан Мәхмүд кебекләрдән качкан 
Саклар өчен вөҗдан сафлыгын, 
Белгән: сарай колы юлына баскан 
Голәманың җаны сатлыгын.
 
Иске кабыгын салган кебек елан, 
Җәһаләттән чыкса кешелек, -
Йөрмәс иде бәндә мәхлук сыман, 
Җанварлыгын искә төшереп.
 
Бөек остаз, кабызып бәгырьләрне, 
Үзе янган, дүнгән йолдызга: 
Яктырткан ул аңны, хәтерләрне, 
Әверелмәсен өчен җан бозга.
 
Җирләгәнгә аны мең ел инде, 
Яткан җае - шәһри Хамадан. 
Гизәр өчен Җиһан дигән илне, 
Сәфәр чыга ул өр-яңадан!
 
Бөек остаз әнә атлап бара... 
Дәрвишлек бар, шөкер, миндә дә: 
Йоклый алмыйм, мин иярәм аңа, 
Гүя алда юк бер киртә дә.
 
Чиксез дала. Аккан кәрваннарның 
Адымнары салмак, сиртмәле... 
Уйларның да чиге юк бит аның, 
Булмагандай Галәм чикләре.
 
 
ЮКСЫНАМ
 
Йолдыз булып күктән бакмый икән, 
Бер атылса гомер ук сыман: 
Китек күңел урын тапмый икән, -
Мин бит сине, Сибгат, юксынам...
 
Бер-беребезгә авыр сүз әйтмәдек, 
Табигатьләр төрле булса да. 
Дуслыкны да, хәер, көчәйтмәдек, 
Булсак та бик уйдаш, дустанә.
 
«Талантлылар белә, - дия идең, -
Үзләрендә талант барлыгын!» 
Белә идең, киң булса да илең, 
Хисләр өчен дөнья тарлыгын.
 
Тар дөньяда киң күңелле булып 
Яши алса кеше - үлемсез! 
Синең белән торган икән тулып 
Безнең оя! Синсез күңелсез...
 
Кайда син, әй, замандашым минем! 
Кочакларга әзер колачлар: 
Кордаш булган өчен дияр идем, 
Күп китте бит инде кордашлар.
 
Ятимлектә булмый күңелләр хуш, 
Сагышлардан чара юк сыман: 
Арабыздан киттең, урының буш, 
Шагыйрь, сине мин бик юксынам.
 
 
 
 
 
 


Нури АРСЛАН


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту